Казан шәһ. 16нчы номерлы ШКХдә медицина советы утырышы узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Казан шәһ. 16 нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә медицина советының 2019 ел эчендә эш йомгакларына һәм 2020 елга бурычларга багышланган утырышы узды. Киңәшмәгә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков, Казан шәһ. ССИ җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина һәм Казан шәһ. ССИ аналык һәм балачак сәламәтлеген саклау бүлегенең консультанты Наилә Князева чакырылдылар. Эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап докладын баш табиб Владимир Беляков тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International