«Тукай ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе узды. Утырышка ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы, Тукай муниципаль районы башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы, Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Николаев Александр Николаевич, «АМЯХ» ДАССУнең баш табибы Мөхәммәдеев Марат Фәнис улы, "Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе" ДАССУнең баш табибы Ногманов Ришат Таһир улы чакырылдылар.
Тукай районы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән «Тукай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Сабирҗанов Галим Габбас улы чыгыш ясады. Хастаханәнең баш табибы билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча үлем-китем күрсәткече 2018 ел белән чагыштырганда 10% ка арткан. Район халкының үлеменең төп сәбәбе – 55,6%, кан әйләнеше системасы авырулары. Узган елда яман шеш авырулары белән беренчел авыру күрсәткече, алдагы ел белән чагыштырганда, 1,4% ка кимегән. 2019 елда барлыгы 134 онкология авыруы ачыкланган (2018 елда 136 авыру ачыкланган).