ТАССРның 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 нче елгы йөзенче сабый туган.
13 февральдә 13:18 сәгатьтә 3250кг авырлыклы, 57 см буй белән яңа туган сабый Татьяна һәм Руслан Шәрифуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Әни Татьяна Сергеевнаны яңа туган баласы белән чыгарганда ире һәм туганнары каршы алды. Яшь әти-әниләр көтеп алынган улын Глеб дип атадылар.