Мәврүрә Нурмөхәммәт кызы Шәймәрданова 2020 елның 10 февралендә иң кадерле кешеләре белән 95 нче туган көнен билгеләп үтте. Әлмәт агропоселогының уңайлы йортында нәселләренең чыганагы булган якын кешесенә карата ихлас мәхәббәтен һәм хөрмәтен белдерү өчен дүрт буын җыелды. Аның бер гасырга якын юбилее РФ Президенты Владимир Путин, ӘМР башлыгы Тимур Нагуманов, сәламәтлек саклау идарәсе һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге, шәһәр Ветераннар Советы исеменнән тантаналы котлау сүзләре белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елына туры килде.