Түбән Камада ветераннарга өйдә хезмәт күрсәтү өчен табибларның күчмә бригадалары оештырылды

2020 елның 14 феврале, җомга

ТКҮРКПХдә инде күптән үз традицияләре урнашты, мәсәлән, май бәйрәмнәре алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә табиблар киләләр. Бу ел да искәрмә түгел. Аз хәрәкәтләнүче, транспортсыз, ерак яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтү өчен тар белгечләрнең күчмә бригадасы оештырылды. Шулай ук өлкән яшьтәге пациентларга шәфкать туташлары да килә, алар кирәкле анализларны өйләрендә алалар, ә йомгаклау визитын терапевт башкара. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча участок табибы пациентка алга таба дәвалау, яшәү рәвеше, тар белгечләрдә күзәтү буенча кирәкле барлык киңәшләрен бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International