Урыссу ҮРХдә ел йомгакларын ясадылар

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

«Урыссу ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел нәтиҗәләре буенча медицина киңәшмәсе булды. Утырышта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шафигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Самонина Светлана Петровна катнаштылар.

Ютазы районының сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән «Урыссу ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Шакирова Светлана Закир кызы чыгыш ясады. Баш табиб билгеләп үткәнчә, районда демографик вәзгыять акрынлап халык санының кимүе белән характерлана. Табигый үсеш - 4,6 тәшкил итте. Уртача гомер озынлыгы 73,8 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International