«Кама балалар медицина үзәге» ДАССУдә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Чарада Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Хәлимов, ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының ШО рәисе Любовь Ховрычева, КБМҮнең ветераннары катнаштылар. Шулай ук йомгаклау җыелышында оешманың партнерлары булдылар, алар арасында: ТР Дәүләт Советы депутаты, «Кориб» Компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко, «ВТБ банк» ГАҖнең Чаллы филиалы директоры Ирина Фришко, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Сергей Рачков ярдәмчесе Марина Ломаева, Картон-кәгазь комбинаты клиникасының баш табибы Фәргать Хәкимов.
КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин эш йомгаклары, шулай ук 2020 елга планнар турында доклад белән чыгыш ясады.