Түбән Кама табиблары укучыларга тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр

2020 елның 14 феврале, җомга

Тәмәке тартуның, шул исәптән электрон тәмәкенең, зыяны турында табиблар 10 нчы номерлы мәктәп укучыларына искә төшерделәр. «Ирекле сула!» чарасында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТКМР буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Лиана Исмәгыйлева да катнашты, ул балигъ булмаганнарның административ җаваплылыгы турында сөйләде. Ә наркодиспансерның медицина психологы Эльмира Гарифуллина тәмәке тартуның нинди нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатты: «Әгәр яшүсмер 14 яшьтә тарта башласа, 30 яшькә аның йөрәк авырулары, үпкәләрнең һәм башка органнарның хроник авырулары барлыкка килергә мөмкин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International