Түбән Кама ҮРКПХдә йомгаклау медицина советы булды

2020 елның 14 феврале, җомга

Очрашуда традиция буенча узган елга йомгаклар ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр. Хезмәттәшләр алдында иң беренче булып халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Изюм Хәмидуллина чыгыш ясады, ул катнашучыларны 2019 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

2019 елда эш 8 федераль проект нигезендә төзелде, алар базасында региональ проектлар эшләнде. Һәр регионга бурычлар куелды һәм аларны тормышка ашыру буенча чаралар эшләп чыгарылды. Үз чиратында регионнар һәр район өчен үз максатчан программаларын эшләп чыгарганнар. Нәтиҗәдә, һәр регионның һәр илкүләм проект буенча үз күрсәткечләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International