«Акад. В.М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДАССУдә Татарстан Республикасы психиатрия хезмәте эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар. Медицина советының киңәйтелгән утырышында ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча бүлеге башлыгы Гүзәл Шакирова, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, КДМУ, КДМА профильле кафедралары мөдирләре, акад. В.М. Бехтерева ис. РКПХ филиалларының баш табиблары һәм клиника хезмәткәрләре катнаштылар.
Төп доклад белән РКПХ баш табибы Җиһаншин Ф.Г. чыгыш ясады. Ул ТР халкының психик сәламәтлеге торышын анализлады, структур бүлекчәләрнең һәм хезмәтләрнең төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эшенә бәя бирде, 2019 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм 2020 елга үсешнең төп юнәлешләрен билгеләде.