Түбән Кама шәһ. ПҮ белән БШХдә йомгаклау медицина советы узды

2020 елның 14 феврале, җомга

"ПҮ белән БШХ" ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе булды. Утырышка ТКМР буенча УЗ җитәкчесе Венера Рәхимова һәм БРКХ баш табибының хирургия буенча урынбасары Владимир Филатов чакырылган иделәр.

Хастаханәнең эш йомгаклары буенча доклад белән "ПҮ белән БШХ" ДАССУнең баш табибы Рамил Хәмидуллин чыгыш ясады. Рамил Азгатович билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча туучылар саны 1000 кешегә 10,6, ә табигый үсеш +1,8 тәшкил иткән. Сабыйлар арасында үлүчеләр саны күрсәткече – 4, 1, бу республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк (4,9). Бүгенге көндә хастаханә 145 мең хатын-кызга һәм 58 800 балага хезмәт күрсәтә. 2019 ел эчендә 14 меңнән артык пациент дәваланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International