ТКҮРКПХдә 2018-2021 елларга коллектив килешүгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сөйләшүләр алып бару буенча ике яклы комиссия утырышы узды.
Комиссия әгъзалары булып администрация вәкилләре һәм башлангыч профсоюз оешмасы ягыннан хезмәткәрләр вәкилләре торды. Коллектив килешү бүлекләренә төзәтмәләр кертү буенча зур эш башкарылды. Аның нәтиҗәләре буенча комиссия коллектив килешүне яңа редакциядә кабул итү турында карар кабул итте.