Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпиталь табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарын тикшерә башладылар

2020 елның 14 феврале, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитале табиблары Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчмә тикшерүне башлап җибәрделәр.

Баш табиб Резеда Мавзютова җитәкчелегендәге мультидисциплинар бригада төрле профильдәге белгечләрдән тора: табиб-терапевт Абдумалик Ганиев, табиб-отларинголог Лилия Кириловская, табиб-невролог Тәлгать Ситдыйков, сырхауханәнең офтальмология кабинетының шәфкать туташы Вера Пискунова һәм фельдшер Илфат Йосыпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International