Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Мин үз Республикам белән горурланам» дигән балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурста хастаханә хезмәткәрләренең балалары катнашты. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге 28 бала яраткан рәсемнәрен ясадылар. Конкурс ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган. Чараның оештыручысы булып ТКҮРКПХ профсоюз комитеты чыгыш ясады.
Оештыручылар конкурска аерым критерийларны кулланмады. Теләсә кайсы форматта һәм теләсә кайсы техникада рәсем ясарга була иде. Рәсемнәр күргәзмәсе консультатив-диагностика сырхауханәсе фойесында урнашкан.