ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков 1971-1989 елларда «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССУсен җитәкләгән Лилия Чувашовага «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Лилия Ивановна утыз елга якын гомерен Әлмәт сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган. Ире белән бергә ул Ленинград медицина институтын «отличие» белән тәмамлаганнан соң яшь нефтьчеләр шәһәренә 1958 елда килгән.