Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8374 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1074 тапкыр.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 770 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 39 кеше зыян күрде, 6 кеше һәлак булды, 18 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 10 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6779 чакыру үтәлде, шул санда көчле миокард инфарктлары – 40, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 161.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 154кә кимеде (авырулар исәбенә). Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны 2гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ – 1гә, инсультлар – 26га, көчле миокард инфарктлары – 25кә кимеде. Бала табу буенча мөрәҗәгатьләр саны үзгәрмәде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 66га кимеде.