Татарстан онкологлары уникаль операция уздырдылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында беренче тапкыр РКОДның абдоминаль бүлеге мөдире, профессор Илдар Аглуллин кече оча сөяге органнарының видеолапароскопик эвисцерациясен үткәрде.

Хирургның профессиональлеге, тәҗрибәсе һәм «Сәламәтлек саклау» Милли проекты кысаларында килгән югары технологияле җиһаз ярдәмендә катлаулы операцияне уңышлы башкаруга ирешелде.

"Ябык" хирургиянең популярлыгын исәпкә алып, пациентлар аз травматик һәм тәндә минималь кисүләр белән  радикаль тыкшынулар үткәрү мөмкинлекләре турында ешрак кызыксыналар. Видеолапароскопик хирургия косметик эффектка гына түгел, лимфодиссекциянең югары дәрәҗәсенә дә ирешергә, шулай ук операциядән соң чорны һәм операциядән соң өзлегүләр санын киметергә мөмкинлек бирә.

Операциядән соң дүртенче тәүлеккә пациент үзен яхшы хис итә, мөстәкыйль хәрәкәт итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International