Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «КБМҮ» ДАССУ бүлекчәләрендә хезмәтне саклау үтәлешен тикшереп тору буенча иң яхшы бүлек» конкурсының беренче этабы узды.
Ай дәвамында комиссия әгъзалары КБМҮнең барлык бүлекчәләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренә туры килүгә аудит уздырдылар. Бүгенге көнгә нәтиҗәләр ясалды һәм 10 финалист билгеләнде. Конкурсның йомгаклау этабы апрель ахырында узачак, анда җиңүчеләр билгеләнәчәк, күчмә кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.