Мамадыш ҮРХ табиблары йөкле хатын-кызлар мәктәбен уздырдылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

«Мамадыш ҮРХ» ДАССУдә районның йөкле хатын-кызлары белән очрашу булды. Дустанә форматта «Йөкле хатын-кызлар мәктәбе» уздырылды, анда акушер-гинекологлар Миләүшә Вәлиуллина һәм Алсу Тарасова үзләренең киңәшләрен әйттеләр. Булачак әниләр яңа белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне үзләштерүдә актив кызыксыну күрсәттеләр.

Очрашуда шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова, «Забота» үзәге директоры урынбасары Наталья Клинова катнаштылар. Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең «Әни белә!» дигән яңа проекты  булачак ата-аналарның хокуки грамоталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International