РКХдә кычыткан бизгәге белән пациентлар өчен мәктәп узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсендә кычыткан бизгәге белән пациентлар өчен мәктәп оештырылды - "пациентлар һәм табиблар бергә озакка сузылган кычыткан бизгәгенә каршы" дигән девиз астында.

  Әлеге мәктәпне үткәрү кешеләрнең тормыш сыйфатын киметә торган кычыткан бизгәге таралуына игътибар итәргә ярдәм итте. Мәктәптә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан пациентлар катнаштылар.

 Кычыткан бизгәге белән пациентлар мәктәбе Казан ДМУның клиник иммунология белән аллергология кафедрасы белән берлектә РКХнең Республика Клиник иммунология үзәге тарафыннан оештырылды. Әлеге белем бирү мәктәбе безнең республикада беренче тапкыр үткәрелде. Анда турыдан-туры диалог, дискуссияләр режимында кычыткан бизгәге өлкәсендәге экспертлар пациентлар белән кычыткан бизгәген диагностикалауның һәм дәвалауның барлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мәктәптә катнашу өчен әйдәүче белгечләрнең берсе – Мәскәүнең Клиник иммунология һәм аллергология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Дарья Сергеевна Фомина чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International