Яр Чаллы шәһәренең «6 нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә 2019 ел эчендә эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.
Баш табиб Нияз Музагитов эш нәтиҗәләре турында докладта билгеләп үткәнчә, узган елда килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен су дәваханәсе файдалануга тапшырылган һәм буфет ачылган.
Эшчәнлек нәтиҗәләре буенча төп саннар: сырхауханә шәһәрнең 61 799 кешесенә хезмәт күрсәткән. Табигый үсеш 1000 кешегә 9,3 тәшкил иткән. Туучылар саны – 16,0, ә 2018 елда 17,8 булган. Диспансерлаштыру белән тәэмин ителгән кешеләр саны 1,7 %ка арткан.