Актаныш районының 4984 кешесе 2019 елда һөнәри тикшерү һәм диспансерлаштыру узды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Йомгаклау медицина советы Актаныш ҮРХдә узды. Утырышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе урынбасары Айгөл Борһанова, РКХ баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов, хастаханә хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.

«Актаныш ҮРХ» ДАССУнең Сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми рейтингында 45 муниципаль берәмлек арасында 13 урынны алып тора. 2018 елда – 15 урын. 2019 елда гомер озынлыгы 74,2 тәшкил итте. Актаныш районы халкының соңгы 5 елда гомер озынлыгын арттыру тенденциясе күзәтелә. Шулай ук кан әйләнеше системасы авыруларыннан гомуми үлем-китем саны 9%ка, эшкә яраклы яшьтә үлем-китем саны 5 ел эчендә 4,3%ка кимегән, кан әйләнеше системасы авыруларыннан соңгы 5 елда эшкә яраклы яшьтә үлүчеләр саны 25%ка кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International