ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев эш визиты белән Чирмешән районына бардылар. Республика ведомстволары җитәкчеләре белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшин очрашты.
Чирмешән ҮРХнең баш табибы Лилия Мортазина дәвалау учреждениесе буенча экскурсия үткәрде, аның барышында стационарны ремонтлау һәм хастаханәне заманча медицина җиһазлары белән җиһазландыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кунакларны «Земский доктор» программасын тормышка ашыру һәм район хастаханәсендә беренчел звеноны модернизацияләү этаплары кызыксындырды. Марат Садыйков капиталь ремонттан соң сырхауханәгә һәм стационарга килеп китте, хастаханәнең дүрт бүлеге эше белән танышты. Эшлекле сәфәр нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы соңгы елларда районның сәламәтлек саклавындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.