«Теләче ҮРХ» ДАССУдә 2019 ел йомгаклары буенча медицина киңәшмәсе булды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин катнаштылар.
Теләче ҮРХнең баш табибы Ирек Галиуллин билгеләп үткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча бала туу күрсәткече республика дәрәҗәсенә якын – 1000 кешегә 10,9 булган; гомуми үлем күрсәткече 1000 кешегә 14,1 тәшкил иткән һәм республика буенча уртача күрсәткечтән 3,1гә артып киткән. Үлем-китем санының югары күрсәткече өлкән яшьтәге кешеләрнең балалар һәм яшүсмерләр өлешеннән артуы белән характерлана торган халык структурасының регрессив төре белән аңлатыла. Үлүчеләрнең гомуми саныннан 52,3 % ы – 80 яшьтән өлкәнрәкләр. Гомуми үлем саны структурасында кан әйләнеше системасы авырулары әйдәп баручы урынны алып тора.