«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУдә «2019 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» Медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Г.Р. Шакирова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Е.Ф. Әхмәтҗанова, Казан дәүләт медицина академиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Н.З.Юнысова, «Спорт хәзерлеге үзәге» ДАУ вәкилләре, республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең, медицина профилактикасы үзәкләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, учреждениенең хезмәткәрләре һәм ветераннары катнаштылар.