Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе 2019 елда 400 меңгә якын чакыру үтәгән

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә йомгаклау медицина советы узды. Чарада сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы В.В. Жаворонков, КДМАнең ашыгыч медицина ярдәме, һәлакәтләр медицинасы һәм сәламәтлек саклауның мобилизацион хәзерлек кафедрасы мөдире, ТР ССМ баш хирургы Анисимов А. Ю., ТР ССМ баш кардиологы Ким З. Ф. катнаштылар.

Казан шәһәренең АМЯС баш табибы Фәрит Галәветдинов ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең үсешенең бай һәм катлаулы тарихына ия булуы турында сөйләде. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте моннан 100 ел элек йогышлы авырулар эпидемияләре вакытында ташу өчен булдырылган һәм ашыгыч медицина ярдәменең катлаулы структурасына кадәр үсеш алган, үз мәктәбенә һәм үз оештыру принципларына ия. Баш табиб билгеләп үткәнчә, ашыгыч ярдәмнең миссиясе – госпитальгә кадәрге этапта үз вакытында, арзан һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International