КБМҮдә туганнарга авыру балаларны карарга өйрәтәләр

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

КБМҮнең балалар сырхауханәсенә беркетелгән территориядә 27 авыру бала яши. Моннан тыш, балалар хастаханәсендә паллиатив ярдәм алучы балалар да бар. Авыру баланың һәм аның якыннарының тормышларына авыр чир керткән үзгәрешләргә җайлашырга һәм гаиләдә сәламәт психологик атмосфераны саклап калырга ярдәм итү өчен КБМҮдә авыру балаларны карау үзенчәлекләренә туганнарын өйрәтү буенча мәктәп оештырылды.

Чираттагы практик дәресләр КБМҮнең балалар хастаханәсендә һәм сырхауханәсендә узды, анда паллиатив карауга мохтаҗ балаларның әти-әниләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре, авыру балаларны карап торучы һәм алар янына баручы медицина персоналы чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International