Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Балтач муниципаль районында яшәүче ветераннар белән очрашты. Ведомство җитәкчесен ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрделәр. Ветераннарны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Истәлекле бүләкләргә җиде ветеран лаек булды.