Яшел Үзән медицина училищесында Ачык ишекләр көне узды. Чарага училищеның хәзерләү профессияләре: шәфкать туташы эше, дәвалау эше, фармация, авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы, социаль хезмәткәр профессияләре белән кызыксынучылар килгән иде. Училище укытучылары һәм студентлары бу көнгә актив әзерләнделәр. Агитбригада хәзерлек белгечлекләре, кабинетлар, дисциплиналар, укытучылар һәм, әлбәттә, кызыклы студентлар тормышы турында сөйләде.
Чараның кунагы, ТР ССМ Иҗтимагый советы рәисе, «Яшел Үзән медицина училищесы» ДАҺББУнең Күзәтү советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов ТР сәламәтлек саклау үсешенең перспективалары һәм Яшел Үзән медицина училищесының үсеш перспективалары турында сөйләде.