Түбән Кама табиблары Җиңү турында

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе #ТүбәнКамаТабибларыҖиңүТурында дигән яңа рубрика башлап җибәрде, анда сугышны узып, үз тормышларын медицина белән бәйләгән кешеләр турында сөйләнәчәк. Андыйлар бары 53 кеше генә исән калган. Алар – тыл хезмәтчәннәре. Һәм алар беләләр, нәрсә ул ачлык, югалтулар, курку һәм хәсрәт. Бүген без 53 ел медицинада һәм аларның 27 елын Түбән Кама стоматология сырхауханәсендә эшләгән Антонина Ивановна Удирякова турында сөйләячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International