Татарстан Кан хезмәте 2020 елга приоритет юнәлешләрне билгеләде

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Республика кан үзәгендә 2019 ел эчендә Татарстан Республикасы Кан хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бюджет чаралары буенча икътисадый анализ бүлеге башлыгы Гүзәл Хәйбуллина катнашты.

ТР ССМ РКҮ эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб Рамил Тураев чыгыш ясады. Ул, кан компонентларының куркынычсызлыгына, ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре белән үзара хезмәттәшлеккә һәм донорлыкны үстерүгә аерым игътибар биреп, 2019 ел эчендә Кан хезмәте эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте. Докладта донорлар канын һәм аның компонентларын хәзерләүгә, эшкәртүгә һәм саклауга кагылышлы мәсьәләләр чагылыш тапты. Хисап елына йомгак ясап, Рамил Тураев киләсе елга ТР Кан хезмәтенең приоритетлы үсеш юнәлешләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International