20 февральдә «ТР ССМ СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУнең 2019 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» СПИД үзәгенең медицина советы утырышы узды.
Медсовет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, Россия ФСИН «№16 Медик-санитар часть» Федераль казна сәламәтлек саклау учреждениесе башлыгы Петр Анисимов, республика учреждениеләренең җитәкчеләре, профильле кафедра мөдирләре, СПИД Үзәге хезмәткәрләре катнаштылар.