Яр Чаллы шәһәрендә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Шәһәр Советының йомгаклау утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнаштылар.
Сәламәтлек саклау тармагы эшенә йомгак ясап, мэр шәһәрдә 86 298 олы кеше һәм 106 079 бала диспансерлаштыру узды, дип билгеләде. Шәһәрнең 193 196 кешесе гриппка каршы вакциналаштырылган.