БРКХнең ЛОР-белгечләре навигация җиһазлары ярдәмендә операция ясадылар

2020 елның 21 феврале, җомга

БРКХ ЛОР-бүлегендә, медицина навигациясе системасы ярдәмендә, уң төп борын куышлыгының назаль полипына эндоскопик назаль операция ясадылар.

Клиникага мөрәҗәгать иткәндә, пациентның ата-аналары балаларының баш авыртуларына һәм борын сулышының үсә баручы кыенлашуына зарландылар. Диагностик тикшеренүләр барышында БРКХ табиблары пациентта полип һәм киста ачыкладылар, бу «Сәламәтлек саклау» Илкүләм проекты буенча клиника алынган заманча компьютер томографы белән расланды.

Навигация системасы БРКХ белгечләренә әлеге операцияне тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International