РКХ ябылу буенча ялган мәгълүмат турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының аңлатмасы

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

РКХ ябылу буенча социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таратыла торган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм ул ялган.

Ял һәм бәйрәм көннәрендә РКХ эше гадәти режимда оештырылган, кабул итү-диагностика бүлекләре тәүлек буе эшли, барлык мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итәләр, көн саен кабул итү-диагностика бүлегенә якынча 300 пациент мөрәҗәгать итә. Бәйрәм көннәрендә травмалар белән мөрәҗәгать итүләрнең артуы теркәлә.

Хастаханәдә Роспотребнадзор таләпләре буенча килүчеләр өчен КРВЙ арту сәбәпле, чикләү режимы саклана, шул ук вакытта авыр хәлдәге пациентларга һәм реанимация бүлегенә тәрбияләү өчен килгәннәрнең керү мөмкинлеге чикләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International