КБМҮдә беренчел профсоюз оешмасының хисап җыелышы узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең КБМҮдә коллектив килешү пунктларын үтәү нәтиҗәләре буенча беренчел профсоюз оешмасының хисап җыелышы булды. Анда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзларының Яр Чаллы шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин, шулай ук КБМҮнең хезмәткәрләре катнаштылар.

Беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова профсоюзга кергән хезмәткәрләрнең саны артуын сөйләде. Бүгенге көндә Профсоюзда 893 хезмәткәр исәпләнә, бу гомуми санның 74,5%ын тәшкил итә. 2019 ел дәвамында профсоюзга 121 кеше керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International