Түбән Кама районында «Сәламәт авыл» акциясе узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Кичке авылының 46 кешесе «Сәламәт авыл» акциясендә катнашты. Авыл халкына медицина тикшерүен ТКҮРКПХнең кардиологы Зөлфирә Бигашева һәм онколог Александр Андреев үткәрделәр. Нигездә, үз сәламәтлеген тикшерергә һәм тар белгечләрдән консультация алырга өлкән яшьтәге кешеләр килгән иде.

Шулай итеп, онколог 39 кешене карап тикшерде, аларның дүртесе тиренең шешләре белән табибта күзәтелә, 32 хатын-кызда сөт бизенең фиброз-кистоз авыруы бар, тагын ике пациент гинекомастия һәм липома белән исәптә тора. Кардиолог консультациясендә электрокардиограмма төшерделәр һәм дәвалау билгеләделәр яки төзәттеләр, 39 кешенең кан басымы югары булып чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International