Спас үзәк район хастаханәсе 2019 ел эчендәге эшчәнлеккә йомгак ясады

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Спас үзәк район хастаханәсе 2019 ел эчендәге эшчәнлеккә йомгак ясады. Медицина советы утырышы Болгар шәһәре администрациясенең актлар залында узды.

Хисап доклады белән баш табиб вазифаларын башкаручы Наил Исхаков чыгыш ясады. Ул дәвалау учреждениесе эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен яңгыратты, агымдагы елга максатларны һәм бурычларны билгеләде, сәламәтлек саклауның милли проектларын үтәүгә аерым басым ясады.

2018 ел белән чагыштырганда районда халык үлеменең гомуми күрсәткече 4,3% ка кимегән, шулай ук туучылар саны 2,6%ка арткан. Соңгы елларда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны беренче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International