Чистай ҮРХдә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә механик травма белән авыручылар күпләп килү очрагында ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өч бригадасы һәм ике ВСБ бригадасы белән күнегүләр узды. Чара штат режимында узды.
- Күнегүләр барышында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәткәндә ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының көйле гамәлләре билгеләп үтелде. Барлык катнашучылар да әзерлек дәрәҗәсенең һәм куелган бурычларны үтәү өчен җаваплылыкның шактый югары булуын күрсәттеләр. Өйрәнүләрне үткәрү күчмә бригадаларның күнекмәләрен һәм осталыкларын арттырырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте ГО, ГХТ һәм МЭ белгече Сергей Мартюшин.
Чара ахырында ГО, ГТХ һәм МЭ Штабы башлыгы Рөстәм Гатауллин күнегүләрдә катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде.