Медицина советының киңәйтелгән утырышында Тәтеш үзәк район хастаханәсе эшенә йомгак ясалды. Утырышта Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнаштылар.
Баш табиб Ринат Салаватуллин «Тәтеш ҮРХ» ДАССУнең 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында» отчет белән чыгыш ясады.
Тәтеш районы һәм тулаем Республика буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә төп күрсәткечләр турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары В.Виниченко хәбәр итте. Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Сафиуллов җыелганнарга Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, районда республика һәм федераль программаларның үтәлеше турында сөйләде.