РКОДда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында йомгаклау медицина советы булды, анда учреждениенең 2019 эчендә эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елга приоритет юнәлешләр билгеләнде.
Утырышта ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гүзәл Шакирова, КДМА директоры, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече-онкологы, РФА әгъза-корреспонденты, профессор Рөстәм Хәсәнов һәм ТР буенча ТММИФ директоры Алсу Мифтахова катнаштылар.