Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8564 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8564 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1254 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 870 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 50 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 51 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 34 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 7 тапкыр чыктылар. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 67 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6830 чакыру үтәлде, шул санда көчле миокард инфарктлары – 48, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 175.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 190га артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ - 8гә, көчле миокард инфарктлары - 8гә, инсультлар - 14кә, бала табу - 9га артты. Янгыннар буенча чакырулар саны 3кә кимеде.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 180гә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International