26 февральдә ТР Иҗтимагый палатасы сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү һәм кайнар линия эшен оештыра.

Нигез - «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге № 512 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карарының “Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшен тәэмин итү” дип аталган 5.8 пункты.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары үткәрәләр.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе һәм кайнар линия темасы - «Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору».

Эш датасы һәм вакыты: 2020 елның 26 феврале, 10.00 сәгатьтән башлап 14.00 сәгатькә кадәр.

Кайнар линия телефоннары – 8 (843) 567-81-69, 266-36-71, 266-36-72, 266-36-74.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Батурин ур., 7, 136 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International