26 февральгә Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияле хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли. Температураның күтәрелүе һәм башка симптомнар күзәтелми. Лаборатор контроль көн саен үткәрелә.
Медицина персоналының сәламәтлеге торышы да күзәтү астында. Барлык кирәкле шәхси саклану чаралары бар.