Казанда «Торакаль хирургия тирәсендә» дигән симпозиум узачак

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

27 февральдән башлап 29 февральгә кадәр Казанда «Торакаль хирургия тирәсендә» дигән Академик М.И. Перельман ис. торакаль хирургия буенча IX Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак.

Конференция программасында – лекцияләр, экспертлар чыгышлары, РКОДда экспертлар башкара торган операцияләрне трансляцияләү һәм Санкт-Петербург фтизиопульмонология ФТИнан операцияне трансляцияләү. Ачылышта РФА академигы Владимир Порханов, РФА әгъза-корреспонденты Владимир Паршин, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының торакаль хирургия буенча баш штаттан тыш белгече Петр Яблонский, профессор Кирилл Жестков чыгыш ясаячаклар.

Симпозиум 28 февральдә 9.00 сәгатьтә ачыла.

Үткәрү урыны – Казан шәһәре, Оренбург тракты, 138, корп. 9 (Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International