Регионара клиник-диагностика үзәге 2019 ел эчендә эш йомгакларын һәм 2020 елга бурычларны тәкъдим итте. Медицина советы утырышында РКДҮнең Күзәтү советы рәисе, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
2019 ел – РКДҮ тарихында юбилей елы. Үзәккә 20 яшь тулды. Генераль директор Рөстәм Хәйруллин үз докладында кыскача гына коллективның югары технологияле медицина комплексы ачылганнан бирле төп казанышларын билгеләде.