Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда 2019 ел йомгаклары буенча Яр Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина советының киңәйтелгән утырышы узды.
Медсоветта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, Шәһәр советы депутатлары, иминият компанияләре вәкилләре, шәһәрнең дәвалау учреждениеләренең баш табиблары һәм табиблары катнаштылар.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев тармак эшчәнлегенең йомгаклары турында шәһәрнең сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллыда бөтен Татарстан буенча халык үлеменең иң түбән коэффициенты – 1000 кешегә 8,2, ТР буенча бу коэффициент – 11.