1995 елның февралендә Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә урология бүлеге (2 нче номерлы хирургия бүлеге) ачыла, 1 нче номерлы хирургия бүлегендә урнашкан урология профилендәге пациентлар өчен ике палата җитмәү сәбәпле. Аны хирург-уролог Гарипов Рәис Сабир улы җитәкләде.
25 ел эчендә бүлектә өч мөдир – Рәис Гарипов, Тимур Хисмәтов һәм менә 9 ел инде аны Рөстәм Гарипов җитәкли. Хәзерге вакытта 2нче номерлы ХБдә 3 табиб һәм 14 шәфкать туташы эшли. Биредә сидек системасының һәм җенси органнарның кискен ялкынсыну авырулары, үсеш кимчелекләре булган, төрле җәрәхәтләр алган балаларны хастаханәгә салалар. Бүлек белгечләре катлаулы, кайчагында уникаль операцияләр башкара алалар, шуңа күрә бирегә күрше шәһәрләрдән, Менделеевск, Зәй, Алабуга шәһәрләреннән дә балаларны дәваларга алып киләләр. Ел саен бүлек аша меңнән артык пациент уза.