ТКҮРКПХдә кабаттан психологик тренинглар башланды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә Казаннан тәҗрибәле психолог Татьяна Савельева 3 көн булачак. Аның тренингының беренче көнендә яшь белгечләр, табиб-терапевтлар, педиатрлар, стоматологлар һәм башкалар булдылар.

Татьяна Владимировна яшь табибларны авырту белән эш итәргә өйрәтте. Тренингта ул арт-терапияне актив кулланды, яшь белгечләр үз авыртуларын рәсемдә ясадылар һәм психологик инструментлар ярдәмендә аны җиңеп чыктылар.

Шулай ук Татьяна Савельева уен тренинглары үткәрде, аларның максаты – команда төзү, максатларны дөрес итеп кую һәм һөнәри үсеш теләге.

Инде иртәгә Татьяна Савельева онкологиядән терелеп килүчеләр белән очрашачак, тренинг 10.00 сәгатьтә КДСдә (Ахтубинский ур., 11) узачак. Ә пәнҗешәмбе көнне тренингларда травматология бүлеге коллективы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International