Бөгелмә районында яшәүчеләр сәламәтлек саклау турында турыдан-туры хастаханә җитәкчелегенә сораулар бирә алдылар. Бөгелмә ҮРХнең баш табибы Рим Амеров телефон аша «туры линия» үткәрде. Ике сәгать эчендә ул 15 телефон шалтыратуына җавап бирде. Халык белән аралашуда шулай ук баш табиб урынбасарлары да катнаштылар.
Бөгелмәлеләрне Октябрь ур., 20 адресы буенча урнашкан балалар сырхауханәсе филиалында кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүне оештыру кызыксындырды. Ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү, Бөгелмә ҮРХнең стационарында туклану бүлмәсен һәм сырхауханәдәге буфетны оештыру буенча сораулар бирделәр. Сорауларның берсе өлкәннәрнең дә, балаларның да челтәрләрендә тар белгечләрне озак көтүгә кагылышлы иде. Шәһәр халкы МРТга квоталар булу турында сорады, участок табибы тарафыннан өйдә хезмәт күрсәтүдән канәгать булмаулары турында хәбәр итте.